Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Биектау районында үз йортында 80 яшьлек пенсионер әби янып үлгән

Татарстанның Биектау районында үз йортында 80 яшьлек пенсионер әби янып үлгән. Ут хуҗалык биналарын да ялмап алган.

Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәренә сылтанып, "Татар-информ" яза. 
 
Кичә иртән Каенлык авылында Үзәк урамның 6нчы йортында янгын чыккан. Ут хуҗалык биналарын да ялмап алган.
 
87 квадрат метрдагы янгын барысын да юк иткән. Янгын калдыкларын актарганда янгын сүндерүчеләр 80 яшьлек әбинең үле гәүдәсенә тап булган.
 
Янгында зыян күргән 54 яшьлек хатын-кыз хастаханәгә озатылган. Аны аркасы пешү сәбәпле, Биектау үзәк район хастаханәсенә салганнар.
 
Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын ут белән сак эш итмәүдән чыккан. 
 

Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X