Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

“Эхо Москвы” радиосы тапшыруында татар теленә өйрәтергә җыеналар

Ул “Украинада ничек анда?” тапшыруы форматында булачак.

Кичә Татар милли-мәдәни мохтәрияте VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы кысаларында Мәскәүдән килгән татар яшьләре белән очрашу уздырды. Очрашу барышында мохтарият җитәкчесе Фәрит Фарисов “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Мәскәүдәге “Эхо Москвы” радиосы тапшыруында татар теленә өйрәтергә җыенганнарын әйтте.

“Радионы тыңласагыз, узган елдан “Украинада ничек анда?” тапшыруы башланып китте. Ул һәр атнаның чәршәмбе көнендә бара. Радио хезмәткәрләре украин милләтендәге кешене һәм рус кешесен утырталар һәм украин телендә сөйләшергә өйрәтәләр, украин кешесенә төрле сораулар бирәләр. Әлеге тапшыруның форматына гаҗәпләндем. “Эхо Москвы” радиосының планнарында хәзер шул ук формат буенча татар теле буенча тапшыру әзерләү”, - дип сөйләде Фәрит Фарисов.

 

Фото: скриншот эфира радио

http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X