Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Федераль Сабан туенда батыр булып Муса Галләмов калды, ә машина башка көрәшчегә тапшырылды

7 июльдә Чувашия Республикасы Чебоксар шәһәрендә 18 нче мәртәбә федераль дәрәҗәдә Сабан туе үтте. Бәйрәмдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Чувашия Республикасы башлыгы Михаил Игнатьев катнашты.

Сабан туе бәйрәмнең иң күркәм мизгелләренең берсе — баш батырны ачыклау. Бүген әлеге данлыклы исемгә Марий-Эл Республикасыннан Муса Галләмов лаек булды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы. Аңа тәкә, авырлык буенча төрле төркем батырларына кыйммәтле бүләкләргә сертификатлар тапшырылды. Шунысын да искәртеп үтик, Муса Галләмов 2015 елда узган федераль Сабан туе батыры да.
 
Федераль Сабан туе батырына әзерләнгән төп бүләк — автомобиль җирәбә уйнату нигезендә, 80 кг категориясендә батыр калган Чувашия Республикасы көрәшчесе Риназ Садаровка тапшырылды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев