Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Казанлылар балаларына Доминик, Галиябану, Анетта, Робия, Юлия, Зиннур исемнәре кушкан

Казанда әти-әнисе балаларына Аргентина футболчысы Месси хөрмәтенә Лионель исемен кушкан. Бу хакта Казан рәсми порталы хәбәр итә.

  • Танылган спортчы Аргентина җыелмасы составында узган атнада Футбол буенча дөнья чемпионаты матчы кысаларында Татарстан башкаласында булды.

Ата-аналар кушкан сирәк исемнәр арасында тагын Доминик, Галиябану, Анетта, Робия, Юлия, Альберт, Милан, Зиннур, Ильина бар. Иң популяр бала исемнәре Артем, Аяз, Радмир, Тимур, Ясминә, Екатерина, Дарья, Дамир, Арсений, Мария булган.

28 июньнән 4 июльгә кадәр булган узган атнада Казан ЗАГСы бүлекләрендә 396 бала туган: 232 малай һәм 164 кыз. Иң яшь әнигә – 17, иң өлкәненә 44 яшь. Иң яшь әтигә – 18, өлкәненә 49 яшь. Иң кечкенә туган бала 1440 грамм, иң зур туганы 4560 грамм авырлыкта.
Татар -информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев