Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Мәскәү аэропортларында уннан артык рейс тоткарланган

Мәскәү аэропортларында егермеләп рейс тоткарланган, дип хәбәр ителә "Яндекс.Расписания"сервисы аэропорт таблосында. Бу хакта РИА Новости җиткерә.

Сервис мәгълүматлары хәбәр итүенчә, якшәмбе көнне Мәскәү вакыты белән 9 сәгать 35 минутта Внуковода ике рейс тоткарланган, дүртесе туктатылган. Домодедовода җидесе тоткарланып, сигезе туктатылган. Шулай ук Шереметьевода дүрт рейс тоткарланган.

Гидрометеорология үзәге якшәмбе, 8 июль көнне, Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә җил һәм яңгыр сәбәпле, һава торышының "сары" куркыныч дәрәҗәсе турында хәбәр итә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, Мәскәүдә якшәмбе көнне яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә.

Татар -информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев