Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Россия Хөкүмәте ОСАГО буенча түләүләрне дүрт тапкыр арттырырга тәкъдим итте

«Гражданнар җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү турында»гы законга тиешле төзәтмәләрне бүген Президент Советында тикшерәчәкләр.

Россия Хөкүмәте ОСАГО буенча максималь түләүләрне 500 меңнән 2 миллион сумга кадәр арттырырга тәкъдим итте. Бу хакта РИА Новости агентлыгы «Парламентская газета»га сылтама белән хәбәр итә.

Биредә үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәтеннән соң зыянны каплау хакында сүз бара. Бүген ике миллион сум күләмендәге компенсация пассажир җәмәгать транспортында һәлак булган очракта гына билгеләнә, ул гадәти автомобильләргә кагылмый.

Моннан тыш, шоферларга машинада иминият компанияләренә йөртү манерасын теркәргә һәм соңыннан аны полис бәясенә кертергә мөмкинлек бирә торган телематик җайланма урнаштыруны да рөхсәт итәргә мөмкиннәр.

«Гражданнар җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү турында»гы законга тиешле төзәтмәләрне бүген Президент Советында тикшерәчәкләр. Төзәтмәләр кабул ителгән очракта, законга кертелгән үзгәрешләр 2020 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк.

Фото: https://pixabay.com | eda

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X