Теләче авылында яшәүче Фәнис абый Гарифуллин туганнан бирле руль артында дисәң дә ялгыш булмас. Машина йөртү серләренә аны туган абыйсы өйрәтә. Нәтиҗәдә, егет Армия сафларына киткәнче үк махсус курсларда укып, машина йөртү таныклыгы алуга ирешә. Аның хезмәт юлы да әлеге һөнәр белән тыгыз бәйләнгән.
Фәнис абый үзенең эшчәнлеген башта Райпо системасында шофер булып башлый. Тырыш хезмәткәрне тиздән район хакимиятенә машина йөртүче итеп эшкә чакыралар, аннары ул Казан шәһәрендә, министрлыкта да хезмәт куя. Үз эшен төгәл башкаручы, юл йөрү кагыйдәләрен һәрвакыт саклаучы үрнәк шоферны кая гына эшкә чакырмыйлар!
Никадәр кызыклы тәкъдимнәр булса да, ул туган ягын сайлый - гаиләсенә якын булу максатыннан Теләчегә кайтып, “ПАЗ” автобусында юл идарәсендә хезмәт юлын дәвам итә. Соңгы елларда Фәнис абый Теләче үзәк хастаханәсендә ашыгыч ярдәм машинасында эшли. Кешеләр белән бик тиз уртак тел табучы, үз эшенең чын остасы булган хезмәткәрне коллективта һәркем хөрмәт итә - ул күптән инде биредә үз кешегә әйләнгән. Биредә эшләүнең аеруча җаваплы булуын Фәнис абый үзе дә ассызыклый:
- Иң кыены - юлда аварияләргә очрау. Без андый очракта туктап, ярдәм кирәк түгелме дип сорыйбыз. Гадәттә, машинада авыру булганда, аның янында һәрвакыт медицина хезмәткәре бара. Безнең эштә һәр минут, һәр секунд кадерле, шуңа күрә юлдагы башка шоферлар ашыгыч ярдәм машинасын күргәндә юл бирсәләр, бик яхшы булыр иде. Шунысын да әйтергә кирәк: машинаның тавыш сигналын (сиренасын) кабызу гына безне җаваплылыктан азат итми. Ничек кенә ашыксак та, юл кагыйдәләрен төгәл үтәү һәм һәрвакыт сак йөрү таләп ителә.
Әлеге язманы тулысы белән район газетасының 30 октябрь саныннан укый аласыз.
Нет комментариев