Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Сочида Татарстаннан килгән малайның үлеменә бәйле факт буенча җинаять эше кузгатылган

Хәзерге вакытта тикшерүчеләр әлеге фаҗиганең шаһитларыннан сорау ала.

Россия Тикшерү комитеты край идарәсенең Сочи шәһәре Лазаревское районы буенча тикшерү бүлеге Түбән Камадан килгән малайның үлеменә бәйле факт буенча җинаять эше кузгаткан. Бу хакта РФ Тикшерү комитетының Краснодар крае буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җинаять эше «Саксызлык белән үлемгә китерү» маддәсе буенча кузгатылган.

 

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы әлеге фаҗиганең 3 августта килеп чыгуы хакында хәбәр иткән иде. Лазаревское бистәсендә әбисе белән ялда булган бала, яңгыр сулары агып төшә торган канауга егылып, батып үлгән. Быел малай беренче сыйныфка укырга керергә тиеш булган. 

Фото: https://www.sochi.ru

http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев