Теләче Информ

Таиландта су баскан тау куышыннан дүрт баланы чыгарганнар

Бүген коткару барышында Таиландта су баскан тау куышыннан 12 баладан дүртесен чыгарганнар. Бу хакта “Кхао Сот” электрон чыганагына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Җирле футбол клубының 12 яшүсмере тренерлары белән су баскан тау куышында ике атна булганнар.

Реклама

Ике баланы тау куышыннан 60 чакрымда булган Чианграй шәһәре хастаханәсенә китергәннәр, калганнарын да китерәчәкләр. Хастаханәдә коткарылган балаларга тернәкләнү өчен барлык шартлар тудырылган.

Татар -информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: