Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Татарстанда мунчада су урынына бензин сибеп, өч кеше пешкән

Бу вакытта мунчада ир-ат, аның 37 яшьлек хатыны һәм 8 яшьлек улы булган.

Татарстанда бер ир-ат мунчада су урынына чүмеч белән бензин белән салган, өч кеше пешкән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Әлеге хәл Комлы Ковал авылының Насослы урамында килеп чыккан. Урынга килгән 119нчы янгын-сүндерү часте хезмәткәрләре аңлатуынча, гаиләнең 33 яшьлек хуҗасы канистрларны бутап, су урынына бензин алып сипкән.

Бу вакытта мунчада аның 37 яшьлек хатыны һәм 8 яшьлек улы булган. Нәтиҗәдә, аларның киеменә ут капкан. Янгын сүндерүчеләр килгәнче, алар утны үзләре сүндергән.

Нәтиҗәдә, ир-атны, хатын-кызны һәм ир баланы беренче һәм икенче дәрәҗәдә бит, арка, кул, аяклары пешеп, республика клиник хастаханәсенә озатканнар.

 

 


ИА ТАТАР-ИНФОРМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X