Теләче Информ

Татарстанның Спас һәм Түбән Кама районнарында суга баткан ике кешенең гәүдәләре табылган

Татарстанның Спас һәм Түбән Кама районнарында суга баткан ике кешенең мәетен тапканнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсеннән хәбәр иттеләр.

зган шимбәдә Суда коткару җәмгыяте хезмәткәрләре Дмитриевка авылы янында Долгое күлендә яр буеннан өч метр эчтә 54 яшьлек ир-атның мәетенә юлыккан. Балыкчы 3 июльдә батып үлгән, дип фаразлана.

Бүген иртән 112 бердәм номерына Болгар шәһәре янында Идел елгасында 6 июльдә юкка чыккан 19 яшьлек егетнең җәсәде табылуы хакында хәбәр килгән.

Реклама

Хәзерге вакытта белгечләр әлеге фаҗигаларның ни сәбәпле килеп чыгуын ачыклый. 

Татар -информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: