Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

“Зимняя вишня”да янгын сүндерүне оештырган җитәкчегә карата җинаять эше кузгатылган

Россия тикшерү комитеты Кемеровоның “Зимняя вишня” сәүдә үзәгендә чыккан янгын факты буенча яңа җинаять эше кузгатты. Аның фигуранты булып, Федераль янгынга каршы хезмәтнең Кемерово өлкәсе буенча 1нче отряды җитәкчесе тора. Бу хакта Россия тикшерү комитеты рәсми вәкиле Светлана Петренко сөйләде.

Бурсинга үз эшен тиешенчә башкармауда гаепләү белдерелә. Аның отряды янгын чыккан урынга беренче килеп җиткән. Тикшерү фаразлары буенча, ул Кемерово янгын сүндерү-коткару гарнизонын тиешле көчләр һәм чаралар белән оештырмаган һәм янгын урынында тиешле тикшерү уздырмаган.

Эшен тиешенчә башкармаган янгын сүндерүче тоткарланган, тикшерү аны сак астына алуны сораячак.

Андрей Бурсиннан тыш, “Зимняя вишня”дагы янгын эше буенча 2нче янгын-сүндерү-коткару часте җитәкчесе Сергей Генин, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Кемерово өлкәсе буенча Баш идарәсе начальнигы Александр Мамонтов һәм Березовский һәм Кемерово районнары башлыгы Григорий Терентьев уза. 

  • “Зимняя вишня” сәүдә үзәгендәге янгын быел 25 мартта булды. Янгын нәтиҗәсендә 60 кеше һәлак булды, шул исәптән 37 бала. Тагын 79 кеше зыян күрде.

Татар -информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев