Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

1 ОКТЯБРЬ - ӨЛКӘННӘР КӨНЕ

Ел саен 1 октябрьдә бөтен илебез Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтә. Бу көнне барлык өлкәннәрне - сугышта катнашкан каһарманнарыбызны, аннан соңгы авыр елларда илебезне торгызуда фидакарьләрчә хезмәт куйган ветераннарны, өлкәннәрне кайгырту матур традициягә әйләнде.

Бу бәйрәм өлкән буынга ихтирам күрсәтү генә түгел, ә тырыш хезмәтегез, кешелекле булуыгыз, зирәклегегез өчен олы хөрмәтебезне белдерергә уңай мөмкинлек. Өлкән яшьтә булуыгызга карамастан, күбегез яратып башкара торган эшен ташламады, районның иҗтимагый-сәяси тормышында актив катнашуын, яшь буынны тәрбияләү эшенә үз өлешен кертүен дәвам итә. Ихлас күңелдән сезгә нык сәламәтлек, озын гомер, бәхет һәм иминлек телибез! Якын кешеләрегезнең җылысын һәм кайгыртучанлыгын тоеп яшәгез, ә балаларыгыз һәм оныкларыгыз сезне үзләренең уңышлары белән сөендерсен. Бәйрәм белән!

Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты, ветераннарның район Советы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев