Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

1 сентябрь – Белем бәйрәме белән

Кадерле балалар! Хөрмәтле укытучылар, мәгариф хезмәткәрләре, әти-әниләр! Барыгызны да Яңа уку елы башлануы белән котлыйбыз, сезгә нык сәламәтлек, тыныч тормыш, эшегездә, укуыгызда уңышлар телибез

Көмеш кыңгыравын чыңлатып, саф күңелле сабыйларны, үсмерләрне һәм әти-әниләрне сөендереп, 1 сентябрь – Белем бәйрәме ишек кага. Бу көннәрдә өлкәннәр дә зур дулкынлану хисләре кичерә, мәктәп сукмаклары белән бәйле хатирәләрне барлый, хөрмәт хисе белән үзенә хәреф таныткан, кулыннан тотып язарга өйрәткән беренче укытучысын, мәктәбен, сыйныфташларын сагынып искә ала. Хөрмәтле укытучылар! Сезнең тирән белемегез, һөнәри осталыгыгыз укучыларны үз балагыз кебек яратуыгыз, авыр хезмәтегезгә ихлас бирелгәнлегегез хисабына җәмгыятебез алга таба бара. Баланың киләчәге, җәмгыятьтә тотачак урыны сезнең кулларда. Кадерле укучылар! Сез безнең тормышыбызның дәвамчылары, алмашчыларыбыз! Киләчәк буынга яшьләр тәрбияләү өчен илдә, республикада, район һәм авылларыбызда бар шартлар да тудырылган. Белем үрләренә армый-талмый атлап, безнең буынга лаеклы алмаш булып үсәчәгезгә ышанып яшибез.

Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев