Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

21 апрельдә бөтен илдә Җирле үзидарә көне билгеләп үтелә

Хөрмәтле җирле үзидарә хезмәткәрләре!

 

Сезнең барыгызны да бәйрәм белән кайнар котлыйм. Бүгенге көндә 13 авыл җирлеген берләштергән  Теләче муниципаль районында халык мәнфәгатьләрен кайгырту иң беренче планга куела. Җирле үзидарә – халыкка иң якын торган хакимият структурасы һәм аның кешеләр белән дөрес мөнәсәбәте тулаем җәмгыятьнең кәефенә дә уңай йогынты ясый. Авыл халкын борчучы барлык проблемалар да җирле хакимияттә хәл ителергә тиеш. Авылларны төзекләндерү, сугыш һәм хез­мәт ветераннары, яр­дәмгә мохтаҗ гаиләләр турында кайгырту, социаль әһәмияттәге мәсьәләләрнең үзвакытында хәл ителүе эшчәнлеккә бәя куя. Җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы, тәҗ­рибәсе, хезмәтен җаваплылык тоеп башкаруы көндәлек мәсьәләләрне уңай хәл итәргә мөмкинлек бирә. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, яңадан-яңа хезмәт уңышлары юлдаш булсын!

Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев