Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

27 май – китапханәчеләр көне

Хөрмәтле китапханәчеләр!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Сезнең һәрберегез мәгълүмат бирүче һәм киңәшче. Хезмәтегез, мәгариф, мәдәният, мәгълүмат өлкәсендә актив алга этәрүче көч буларак, китапханәләрнең статусын күтәрүче, рухи яңарышка, җәмгыятьнең һәм аерым шәхеснең  чәчәк атуына юнәлдерелгән. Бүген, мәгълүмати технологияләр үсеш алган чорда, сезгә җаваплылык бермә-бер арта, тиз һәм сыйфатлы хезмәт күрсәтүгә ихтыяҗ көчәя. Көн саен файдалы эш башкарасыз – китап, газета-журналлар аша халыкка тормыш хакыйкатен төшендерәсез. 
Мөхтәрәм мәгърифәт нуры таратучылар! Бу күркәм көндә ихлас теләкләребезне кабул итегез – сәламәтлек, иҗади уңышлар һәм иминлек Сезгә! Ул яхшы кәеф, илһам, барлык эшләрегездә дә уңышлар алып килсен. Китап укучыларыгызның саны күп булсын.
 

Муниципаль район Советы,  муниципаль район башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев