Реклама
Олы Мәтәскә авылында яшәүче Асиәбикә апа Сафиуллина үзенең туган көнен билгеләп узды.
“Ходай озын гомерне, зиһенне бирде, мул тормышта кадер-хөрмәттә яшим, ходайга мең шөкер”,-ди кадерле кайнана булып яшәүче юбиляр. 40 ел кайнанасы белән дус-тату яшәгән Асиәбикә бүгенге матур тормышы, шуның әҗере дип саный. Бүген ул гомер иткән нигезендә улы Ильдус, килене Ильсөяр тәрбиясендә яши. Актив әбиебез Җиңү көне уңаеннан Казанда уза торган бәйрәм тантаналарының да кадерле кунагы. Милли бәйрәбез Сабантуй бәйрәмен дә бик яратып карый икән. Бу көннәрдә ул бәйрәмгә бирнә җыючыларны көтә. Урамга кадәр озатып калган якшы күңелле Асиәбикә әбинең яхшы кәефе безгә дә күчте. Алга таба да якыннары тәрбиясендә кадерле әби, әни булып яшәсә иде…
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз