Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Алар - 40 нчы ел балалары

Күтәрә алмастай авырлыклар кичереп ныгыган буын булгангадыр, сугыш чоры балалары күңелемә аеруча якын, аларга хөрмәтем чиксез зур.

Шушы көннәрдә үзенең олугъ юбилеен - 80 яшьлеген билгеләп үтүче Комаровка авылында яшәүче Максимова Мария Никитична да, балачак хәтирәләрен яңартканда, тыныч кына сөйли алмады, күңеле тулды, күзенә яшь килде. Әйе, җәйгә чыксалар - уфалла арбасы, кышын - чана бавы төшмәгән аларның иңбашыннан. Аларның күбесе балалыктан да чыгып бетмәгән килеш, тылда калган әбибабайлар һәм хатын-кызлар белән бергә тормыш йөген җигелеп тарткан. Мария түтигә дә сабый чактан ук сугыштан соң туган эне-сеңелләре - Аннаны, Фекланы һәм Егорны карап, тәрбияләп үстерергә туры килә. Бераз буй калкыткач, колхоз эшендә катнаша башлый.

1940 елның 20 маенда Кукмара районының Урәсбаш авылында колхозчы гаиләсендә 1936 елда туган абыйсы Иваннан соң икенче бала булып дөньяга килә ул.

- Әтинең беренче хатыны, өч баласын калдырып, өзлегүдән үлеп китә. Аннан ике малай, бер кыз кала. Әнигә өйләнгәндә төпчекләренә - кыз балага ике генә ай була. Әниебез Матрена аны үз баласыдай күреп, 18 яшькә кадәр тәрбияләп үстергән, аның турында сүз чыкса, бик яратып, сагынып сөйли, искә ала иде. Кызганыч, үги апам Мария яз көне салкын тидереп үлеп китә. Бабам, (әтиемнең әтисе) әбием яшьләй гүр иясе булгач, алты бала белән тол кала. Мин белә башлаганда ул сукыр иде. Әтиемне 1941 елда сугышка алганнар. Әнием авыр сугыш елларын шул сукыр бабам һәм сеңелләре белән үткәргән дә инде, - дип искә алды балачагын Мария түти.

 

Бу хакта тулырак "Теләче" газетасыннан укый аласыз.

Фәнил Нигъмәтҗанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев