Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Авыл халкы эшле-ашлы булсын дип…

Җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте өчен быелгы яз-җәй айлары төзү, төзекләндерү эшләренә бай булды. Җитештерү корылмаларына килсәк, төзүчеләрнең китеп тә торганы юк.

Беркөнне әлеге хуҗалыкның терлек караучысы белән Теләче урамында күрешкәч: “Күкчә фермасында яңа карда төзелә, төзелеп тәмам булгач, килерсез, - дигән иде шатлыгын уртаклашып. Терлекләрнең яшәү шартларының яхшыру сөенечен уртаклашкан терлекчеләр белән сөйләшү үзе бер күңелле. Без карданың төзелеп беткәнен көтеп тормадык. Бардык, күрдек һәм фоторәсемгә төшердек.

Җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәтенә кергән авылларда яшәүче халык тырыш һәм максатчан. Хуҗалыктагы төзү-төзекләндерү, яңарту эшләре дә шуны күздә тотып, авыл халкы эшле-ашлы булсынга дип эшләнә дә инде. Подрядчы оешмалар исә төзелеш нормаларыннан һәм кагыйдәләреннән чыкмыйча, сыйфатлы эш күрсәтергә тырыша.

Фәнил Гаязов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев