Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Айгөл Бариеваның кайгысын уртаклашабыз

Яраткан җырчыбыз, якташыбыз, Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева гаиләсендә зур кайгы. Җырчының ире вафат.

Бу хакта бүген социаль челтәрләрнең берсендә Айгөлнең дусты, сәхнәдәше Лилия Муллагалиева хәбәр итте. "Бүген коточкыч хәбәр белән төнем бүленде. Якын дустыбыз Линарның гомере өзелде. Юк, ышанасы килми. Айгөлкәем авыр кайгыңны уртаклашам, түз җаным, сабыр бул. Линар, мәңге безнең арада булырсың. Син БИК күңелле, рәхәт кеше идең. Тыныч йокла, урының оҗмахта булсын", дип язган Лилия әлеге хәбәрендә.

"Бу безнең соңгы фотобыз булган икән..." дип Айгөл  әлеге фотоларын куйган социаль челтәрдә.

Кайгыгызны уртаклашабыз, Айгөл Шамилевна...

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/aygl-barievany-kaygysyn-urtaklashabyz

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев