Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Балалар бакчасында республикакүләм экологик бәйге үтте

Бүгенге көндә  экологик проблеманың кискен торуы хакында барыбыз да хәбәрдар. Мондый шартларда экологик белем һәм тәрбия бирүне көчәйтү зур әһәмияткә ия. Шуңа күрә, балаларны кечкенәдән үк үзебез яшәгән як табигатен белергә, аның байлыкларыннан дөрес файдаланырга һәм сакларга өйрәтү әти – әниләрнең дә педагогларның да изге бурычы.Әлеге максатны алга куеп эшләүче Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында бу юнәлештә күп кенә эшләр башкарыла.

Әйтик үткән ел азагында Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасында бүлеге, Татарстан Республикасының экология һәм табигый ресурслар Министрлыгының төньяк территориаль идарәсе һәм Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының «Ашыт» тыюлыгы белән берлектә “ Мәктәпкәчә белем бирү оешмалары балалары арасында экологик теманы яктырткан сәхнә иҗаты”  республикакүләм бәйге игълан ителгән иде. 2021 елның 1 ноябреннән 25 декабернә кадәр барган бәйгегә 55 видео материал кабул ителде. 

Теләченең беренче номерлы балалар бакчасы мөдире Алисә Дәүләтшина.

Әлеге бәйгенең барышы белән "Теләче" газетасының киләсе саныннан укып белә аласыз. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев