Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Басуларда тракторлар гөрелтесе тынмый

Бүген, 15 апрель көнне муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән берлектә җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәте басуларында булып язгы кыр эшләренең барышы белән танышты, механизаторлар белән очрашып сөйләште.

Бүген әлеге ширкәт басуларында туңга сөрелгән җирләрне тырмалауда тракторчылар Айнур Гайнетдинов, Радик Нәбиуллин, Вәли Әхмәтҗанов, Айрат Ситдыйков һәм Гыйльфан Дәүлиевлар  җитештерүчән һәм намуслы хезмәт куялар. Бу көнне  ширкәттәге яшь механизаторларның берсе Айрат Ситдыйков язгы кыр эшләрен башкаруда зур өлгерлек һәм нәтиҗәле хезмәт куйганы өчен акчалата премия сертификаты белән бүләкләнде. Әлеге бүләкне ул муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов кулыннан кабул итеп алды. Ширкәт җитәкчесе Рафис Яхин белдергәнчә, кибәхуҗалылар, 2020 елның сабан чәчүенә җомга көнне, ягъни 17 апрель көнне керешәчәкләр.

Соңыннан район башлыгы әлеге ширкәт базасында 960 баш терлеккә исәпләнеп төзелеп килүче терлек симертү мәйданчыгы төзелеше белән кызыксынды. Бүген төзүчеләр аның металл араталарын эретеп ябыштыра.

Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәтендәге язгы мәшәкатьләр турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Фәнил Гаязов.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев