Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

«Бердәм Россия» көне кысаларында Фәрит Мөхәммәтшин Теләче сәнәгать паркында булды

Кичә «Бердәм Россия» көне кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Сәркәтибе Фәрит Мөхәммәтшин Теләче сәнәгать паркында булды.

Промпарк тармак принцибы буенча түгел, ә товарларны җитештерү өчен башлангыч материал сайлау буенча махсуслашкан. Эшчәнлекнең нигезе - полимер материаллардан продукция әзерләү.

Гомуми мәйданы 350 мең кв. метр булган объект «Эшкуарлык инициативасына ярдәм» милли проекты буенча төзелгән.

 

Фәрит Мөхәммәтшин сәнәгать паркы резидентлары эше белән танышты. Хәзерге вакытта «Теләче» сәнәгать паркында 12 резидент бар, һәм аларның территория үсә бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев