20 февраль 2025 яңалыклары
-
Рәхмәт хаты белән бүләкләнде
Көрәш буенча РСФСРның спорт остасы, Татарстан Республикасының Атказанган фермеры Сәгыйть Шәрифулла улы Гыйниятуллин озак еллар дәвамында районда физкультура һәм спортны үстерүдә керткән зур өлеше, куйган нмуслы һәм фидакарь хезмәте өчен “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең Рәхмәт хаты белән белән бүләкләнде.
-
Получайте кешбэки по Карте жителя РТ и Ак Барс Карте
До 31 марта 2025 года держатели Карты жителя РТ с подключенной Коробкой* банка могут воспользоваться акцией «Управляй выгодой» и получать кешбэк до 1000 рублей в месяц при оплате проезда в общественном транспорте и коммунальных услуг.
-
Урыны - түрдә
Шәтке авылында яшәүче Зөлхәбирә апа Мәүлина үзенең туган көнен билгеләп узды.
-
Фәрит Мөхәммәтшин Теләчедә ТР Рәисе һәм муниципаль депутатларны сайлаулар булачагы турында искәртте
Татарстан яңа сайлау циклына - ТР Рәисе һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлауларга әзерләнә.
-
Фәрит Мөхәммәтшин Теләче районы волонтерлары белән очрашты
Татарстанның Теләче районына эш сәфәре барышында ТР Дәүләт Советы Рәисе һәм “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүче җирле волонтерлар белән очрашты.
-
ТР Дәүләт Советы Рәисе яшь теләчелеләргә паспортлар тапшырды
Кичә районда “Бердәм Россия” көне кысаларында ТР Дәүләт Советы Рәисе һәм “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин муниципалитетта яшәүче 15 яшь кешегә беренче паспортларын тапшырды.
-
Теләчедә “Бердәм Россия” иҗтимагый кабул итү пунктының нәтиҗәлелеген күтәрү турында фикер алыштылар
Теләчедә “Бердәм Россия” көне кысаларында Татарстанда җирле иҗтимагый кабул итү партиясе җитәкчеләре өчен белем бирү семинары узды.
-
Фәрит Мөхәммәтшин көрәш буенча районара ярышларны ачу тантанасында катнашты
Кичә, “Бердәм Россия” көне кысаларында, ТР Дәүләт Советы Рәисе, партиянең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Сәгыйть Гыйниятуллин призына 2009-2010 елгы яшүсмерләр арасында узган көрәш буенча районара ярышларны ачу тантанасында катнашты.
-
«Бердәм Россия» көне кысаларында Фәрит Мөхәммәтшин Теләче сәнәгать паркында булды
Кичә «Бердәм Россия» көне кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Сәркәтибе Фәрит Мөхәммәтшин Теләче сәнәгать паркында булды.
-
Сәгыйт Гыйниятуллин призына район беренчелеге узды
2025 нче елның 19 февралендә «Батыр» спорткомплексында «Теләче» спорт мәктәбе 2009 нчы елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында корәш буенча РСФСРның спорт остасы, Татарстан Республикасының атказанган фермеры Сәгыйт Гыйниятуллин призына район беренчелеген уздырды.
-
Семинар - уку оештырылды
19 февраль көнне Бердәм Россия көнен гамәлгә ашыру барышында район мәдәният хезмәткәрләре өчен «Кече Ватан мәдәнияте» федераль партия проектының «Президент мәдәни инициативалар фонды конкурсында катнашу өчен проектлар эшләү һәм заявкалар теркәү” темасына семинар-уку оештырылды.
-
«Ел тәрбиячесе» бәйгесендә
«Ел тәрбиячесе» бәйгесенең зона этабы Питрәч муниципаль районында узды.