Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бүген студентлар көне

Ул Татьяна көне буларак та билгеле. Кеше гомеренең иң күңелле чоры - студент елларын кем генә сагынып искә алмый икән?! Димәк, бу көн - төрле уку йортларында белем өстәүчеләрнең һәм студент еллары артта калучыларның да уртак бәйрәме.

Мөстәкыйль тормышның беренче сабаклары, тәүге һөнәри белемнәргә төшенү, һичшиксез, студент еллары белән бәйле. Өмет-ышанычлар һәм романтик мавыгулар чоры гына түгел, җитди эшләр чоры да әле бу.

Хөрмәтле студентлар! Кадерле яшьләр!
Сез үз хыялларыгызны һәм өметләрегезне тормышка ашыра алырсыз, ә сезнең белемнәрегез илебез файдасына уңышлы хезмәт итү өчен нигез булачак дип ышанабыз.
Тормыш юлыгызда, барлык башлангычларыгызда уңышлар, саулык-сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телибез!

Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев