Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бүген Үзәк бистәсендә гомер итүче райондашыбыз, ике Ленин һәм Октябрь революциясе орденнары кавалеры Әүһәдиева Фәридә Гәрәй кызының 90 яшьлек юбилее

Аны бу матур бәйрәме белән районыбыз җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов котлап кайтты.

Фәридә апаның нәсел тамырлары иң борынгы авыллардан саналган Караширмә авылына барып тоташа.  Ундүрт яшеннән, ферма мөдире эшкә чакыруга, фермага эшкә чыга ул. “Бөтен эш кул белән эшләнә иде - печәнен дә, фуражын да бушатырга туры килде.Малларга азыкны носилка белән ташыйбыз, суны чиләктән эчертәбез, тиресне дә үзебез чыгарабыз. Техника юк. Иртән эшкә сәгать өчкә киләбез, кичке тугызларсыз өйгә кайталмый идек. Гомер буе сыер саудым,- дип искә алды ул эшләгән елларын. 

Бу хакта тулырак район газетасыннан укып таныша аласыз.

Зөлфия Ибраһимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев