Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Бишле” билгесе куелды

19 февраль көнне район мәдәният йортында райондашыбыз, Сауш авылы кызы, “Татар моңы” Халакыра телевизон җыр фестивале җиңүчесе, “Болгар” радиосы премиясе иясе Зөлфирә (Шәйдуллина) белән Алмаз Мирзаяновлар концерты булып үтте.

Өч сәгать барган әлеге күркәм тамаша Зөлфирә белән Алмазның гаилә буларак куйган беренче концерты иде. Шунысы сөенечле, узган җәйдә бергә кавышкан яшь парның тәүге концерты халык белән шыгрым тулы залда үтте. Райондашларыбыз яшьләрне алкышлап кул чапты. Зөлфирә белән Алмазны гаилә буларак куелган беренче концертлары белән тәбрикләргә сәхнәгә күтәрелгән район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Иксанов: “Афәрин Зөлфирә һәм Алмаз! Тәүге имтиханыгызны “бишле” билгесенә тапшырдыгыз. Иҗатыгыз бүгенгедәй бай һәм озын гомерле, тамашачыларыгыз күп булсын!” - дип белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X