Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Чираттагы - 20 нче утырыш узды

11 нче июль көнне 10.30 сәгатьтә хакимиятнең утырышлар залында дүртенче чакырылыш Теләче муниципаль район Советының чираттагы егерменче утырышы узды.

Утырышны муниципаль район башлыгы  Н.Н. Хаҗипов  алып барды. Утырыш эшендә Теләче муниципаль район Советы һәм Башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре, оешма, предприятие җитәкчеләре катнашты.

Утырышның көн тәртибендә  5  мәсьәлә каралды.

  1. “Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Теләче авыл җирлегенең җирдән файдалану кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү проектын раслау турында”.
  2. “Муниципаль районнарның бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә дотацияне 2023 елга һәм 2024,  2025 еллар план чорына физик затлар керемнәренә булган салымнан Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы бюджетына өстәмә түләүләр нормативы белән алыштыруны килештерү турында” һәм башка мәсьәләләр.

 

Утырышта Теләче муниципаль районы Теләче авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Мараков И.Р., Теләче муниципаль районы финанс-бюджет палатасы рәисе  Яхин Р.Р., Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының юридик бүлек җитәкчесе Ю.И. Емельяновлар  чыгыш ясадылар.     

          Һәр мәсьәлә буенча тиешле карарлар кабул ителде.

Эльмира Әхмәтҗанова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев