Чираттагы утырыш узды
15 нче декабрь көнне 8.00 сәгатьтә хакимиятнең утырышлар залында дүртенче чакырылыш Теләче муниципаль район Советының чираттагы унбишенче утырышы узды.
Утырышны муниципаль район башлыгы Н.Н. Хаҗипов алып барды. Утырыш эшендә Теләче муниципаль район Советы һәм Башкарма комитетының җаваплы җитәкчеләре, оешма, предприятие җитәкчеләре, мәктәп директорлары катнашты.
Утырышның көн тәртибендә 10 мәсьәлә каралды.
- Теләче муниципаль районының 2022 нче елга һәм 2023 - 2024 нче еллар план чорына бюджеты турында;
- Теләче муниципаль районы башкарма комитетының финанс - бюджет палатасы турында Нигезләмәне раслау турында;
3. “Теләче муниципаль районында 2021-2023 нче елларга терроризм һәм экстремизмны кисәтү” программасын тормышка ашыру турында һәм башка мәсьәләләр.
Утырышта Теләче муниципаль районы финанс-бюджет палатасы рәисе Яхин Р.Р., Теләче муниципаль район Советының бюджет һәм салым мәсьәләләре комитеты рәисе урынбасары Ибушев А.А., районның Контроль-хисаб палатасы рәисе Фәрхетдинов С.И., Теләче муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы тору буенча ярдәмчесе Зиннәтуллин Ф.Ф., Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының юридик бүлек җитәкчесе Ю.И. Емельянов, Теләче муниципаль районы мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре Палатасы рәисе Р.Ю. Трофимов, Теләче муниципаль район Советының оештыру бүлеге башлыгы Р.Н. Яруллиннар чыгыш ясадылар.
Һәр мәсьәлә буенча тиешле карарлар кабул ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев