Теләче Информ

Теләче районы

Район яңалыклары

Чиста-пөхтә, якты

Бүген республика Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында, онлайн форматта,авыл җирлекләрендә урнашкан 15 төзекләндерелгән почта бүлекчәсен файдалануга тапшыру тантаналары узды.

Төзекләндерелгән 15 почта бүлекчәсенең берсе безнеке - Теләче авылыныкы! Яңартылган почта бинасын ачу чарасында муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, Саба районара почта бүлеге  начальнигы Рафил Заһидуллин,  Теләче почта бүлеге җитәкчесе Ләйсән Димитриева катнашты. 

Исегезгә төшерәбез, почта бинасында төзекләндерү эшләрен берничә ай дәвамында  Казан шәһәренең “Строймир” ширкәте төзүчеләре алып барды. Теләче почта бүлегендә хәзер тугыз кеше: җитәкче, биш почтальон, ике оператор һәм бер техник хезмәткәр эшли. Хәзер алар халыкка якты, җылы һәм чиста-пөхтә бинада хезмәт күрсәтәчәкләр. Бүлекчә почта хезмәтләрен башкарудан, вакытлы матбугат, хат-хәбәр таратудан тыш, тыш, халык хуҗалыгы, көнкүреш товарлары сату белән дә шөгыльләнә. Яңа киштәләргә канцелярия товарларының, азык-төлекнең киң ассортименты куелган.

Фәнил Гаязов

Реклама

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев