Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Чулпан” ширкәте - яңарыш юлында

Бүген, ягъни 11 февраль көнне җаваплылыгы чикләнгән “Чулпан” ширкәте базасында семинар-киңәшмә булып үтте.

Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлнек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов җитәкчелегендә узган семинар-киңәшмәгә күмәк,  крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре зооветеринария белгечләре, ферма мөдирләре, инженерлар, агрономнар һәм хисапчылар чакырулы иде. 
Семинар-киңәшмәнең пленар өлеше Югары Кибәхуҗа авылы мәдәният йортында узса, пленар өлештә исә киңәшмәдә катнашучылар “Чулпан” ширкәтенең амбар хуҗалыгы белән терлекчелек фермасындагы эшнең барышы белән таныштылар. Пленар өлештә ширкәтнең бүгенге халәте һәм киләчәккә булган планнары белән ширкәт җитәкчесе Рүзәл Мәрдәнов таныштырды. Ә гыйнвар аенда районыбыз хуҗалыкларында  терлекчелек тармагындагы хезмәт күрсәткечләре турында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов сөйләсә, урыннарда терлек авыруларына каршы көрәш һәм аларны кисәтү максатыннан үткәрелгән профилактик чаралар һәм аларның нәтиҗәлелеге турында район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ирек Нуруллин таныштырды.
Семннар киңәшмәнең барышы һәм анда яңгыраган әһәмиятле фикерләр белән “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.
Фәнил Гаязов.
Автор фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев