Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Дүрт мәсьәлә каралды

Бүген, ягъни 6 март көнне район хакимиятенең утырышлар залында муниципаль район Советының өченче чакырылыш утыз алтынчы сессиясе булып үтте.

Сессия утырышында дүрт көн тәртибе каралды.

  • 2019 елның 16 декабрендә Теләче муниципаль  район Советы тарафыннан кабул ителгән “Теләче муниципаль районының 2020 елга, 2021 һәм 2022 елларга караган бюджеты турында”гы  212 номерлы карарына үзгәрешләр һәм өстәмләр кертү турында.
  • Татарстан Республикасында, шул исәптән Теләче муниципаль районы биләмәсендә кеше һәм гражданнарның хокукын белән иреген саклау турында.
  • Татарстан Республикасының Теләче муниципаль районында  гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау буенча җирле үзидарә органнарының эше турында.
  • “Теләче муниципаль районы алдында куйган казанышлары өчен” медале турында.

Югарыда санап үтелгән көн тәртипләре буенча район финанс-палатасы рәисе Рәис Яхин, Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурскаяның Теләче муниципаль районында иҗтимагый ярдәмчесе Марат Котдусов, Теләче муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Илдар Мөбинов чыгыш ясады. Азактан сессиядә күтәрелгән көн тәртипләре буенча тиешле карарлар кабул ителде.
Фәнил Гаязов тексты һәм фотолары.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев