Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз

Балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә яңа уку елына әзерлек эшләре тәмамланып килә. Һәр җитәкче балаларга белем һәм тәрбия бирү йортын барлык шартларына туры китереп әзерләүне үзенә максат итеп куя.

Чөнки нәкъ менә шушы йортта балаларның беренче иҗат җимешләре күренә, сәләтләре ачыла, ныклы тәрбия һәм белем алып олы шәхес  була. Хәзер сезгә сөйлисе шәхесем дә нәкь менә балаларга кечкенәдән бирелгән сәләт аша зур уңышларга ирешкән кеше турында...

  Безнең Лесной балалар бакчасына 2021 елда ныклы, барлык таләпләргә туры килгән  капиталь ремонт ясалды. Ләкин без бит хаман үсү-үзгәрү чорында яшибез. Бездә, яңалыклардан калышмыйча, балалар бакчасын яңа уку елы башланганчы, тылсымлы бизәкләргә күмәргә уйладык.

   Югары Мәтәскәдә яшәүче Нәҗип абыйны без балалар бакчасына рәссам буларак чакырдык. Бик күп еллар кулларында тальян гармун булгангамы, ясаган  рәсемнәре дә җырлап торган кебек. Нәҗип абыйның рәсемнәре турында әйтеп, сөйләп бетерә алмыйсын!!! Ныклап карап торсан, сихри патшалыкка кереп киткән кебек буласын... Ә инде анда күпме геройлар. Ачык, күңел кылларына  бик тиз чиртә торган төсләр белән ясалган рәсемнәрдән кәеф бик тиз күтәрелә, йөзләргә елмаю хисләре чыга. Әле алай гына да түгел, рәсемнәргә гүя җан кергән, синең белән сөйләшкән дә кебек итәләр. Һәр күренеш үз урынын алган, серле бизәк белән төрелгән. Рәсемне ясау бернәрсә, төсләрне дөрес итеп сайлап буяп кую эше аннан да авыррак икән. Чын рәссамның бармаклары, өслектә уйнап кына тора, күңеле ни кушса, шуны эшли. Менә шундый талантка ия шәхес икән ул Нәҗип абый!

  Кечкенәдән башланган бизәк төшерү эше, нинди авыр агач эшләнмәләрен бизәп эшләгәндә дә үз көчен югалтмый.Агачка чокып, сырлап эшләгән кул эшләренә сокланып карап туймассын. Кирәк икән үзеңне картина итеп тә ясап бирә. Гүя  алар чын, тере, үзара сөйләшәләрдер кебек. Ә мондый иҗат эшләрен бары тик матурлыкны күрә белүче, эчкерсез затлар гына башкара аладыр. Аптырамый  да булмый?!  Бер кеше күпме һөнәргә ия!!! Тальян гармунда уйный, Югары Мәтәскәнең “Фазыл чишмәсе” фольклор коллективында да иң-иңнәрдән санала. Үзендә генә ничә төрле гармуннар җыелмасы бар.  Нәҗип абый  кечкенәдән моңга-җырга гашыйк бала була. Ә тышкы матурлыкны күреп, йөрәктәге иң матур хисләрне кәгазь битенә төшерү шуның белән бергә үрелеп бара. Авыл кешесе дә бик ярата, хөрмәт итә Нәҗип абыйны. Төрле эшлэр белән мөрәҗәгать итәләр аңа, вакыт табып сүзне тыңлый.Үзенең өендә булдырган цехында  әкрен генә серле бизәкләр, могъҗизалар тудырып ята. Казанның күренекле, халык күп йөри торган урыннарында да эшләгән эшләре бар. Сокланып туймаслык алар!!! Татар халкы тикмәгә генә әйтмәгән икән инде, дөрестән дә, “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз!” икән.

Лесной балалар бакчасы мөдире, Исламова Диләрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев