Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Экологик туризмны үстерәчәкләр

Татарстан Республикасында туризмны үстерү программасы проектын эшләү буенча ведомствоара эшче төркем барлыкка килде. Бүген районга Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары, эшче төркем җитәкчесе Таһир Хадеев килде.

Сигез кешедән торган эшче төркемне район башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов үзенең эш кабинетында кабул итте.

 Казан кунаклары Теләче сәнәгать мәйданчыгында һәм атлар тота торган Сәгыйть Гыйниятуллин хуҗалыгында һәм “Туган авыл  ял итү” комплексында булды, ачык һавада урнашкан музейны карадылар, авыл өендә булып, мичтә пешкән коймактан авыз иттеләр. Кунакларда “Туган якны өйрәнү” музее да яхшы фикерләр калдырды. Соңыннан эшче төркем күргәннәрен анализлап, фикер-табыш итте, район җитәкчеләренә тәкъдимнәрен җиткерделәр.

Автор фотолары.

Эльмира Әхмәтҗанова 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев