Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Ел укытучысы - 2022»

2021 нче елның 6 нчы декабрендә Теләче районы Үзәк урта гомумбелем бирү мәктәбе базасында «Ел укытучысы - 2022» Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы финалы узды.

Барлыгы конкурста 15 педагог катнашты. «Ел укытучысы» номинациясендә 7, «Педагогик дебют» номинациясендә 2, «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» номинациясендә 3 һәм ««Тормыш иминлеге нигезләре фәне буенча» Ел укытучысы» номинациясендә 3 педагог катнашты. Жюри карары белән һәр номинациядә җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде.

«Тормыш иминлеге нигезләре фәне буенча» Татарстан Республикасы Ел укытучысы» номинациясендә Сауш төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Габдрахманов Мөнир Әхмәт улы җиңүче булды, икенче урынны Теләче урта мәктәбе укытучысы Гатиятов Рәсип Рәшит улы яулады һәм өченче урынга Алан урта мәктәбе укытучысы Хисмәтуллин Илгиз Мәгъсүм улы лаек булды. \

«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» номинациясендә Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе укытучысы Афзалова Гөлназ Җәүдәт кызы җиңүгә лаек булды, икенче урынны Олы Нырсы урта мәктәбе укытучысы Фадеева Гүзәл Хәмзә кызы һәм өченче урынны Алан урта мәктәбе укытучысы Кыямова Гөлсинә Рәшит кызы яулады.

"Педагогик дебют" номинациясендә Теләче урта мәктәбе укытучысы Нуртдинова Рәзинә Сәлим кызы җиңүче дип табылды, икенче урынны Теләче урта мәктәбенең биология укытучысы Шакирова Руфинә Наил кызы яулады.

«Ел укытучысы» номинациясендә Иске Җөри урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Габдрахманова Миләүшә Мидхәт кызы җиңү яулады, икенче урынга Үзәк урта мәктәбенең физкультура укытучысы Заһидуллин Рамил Рәис улы лаек булды, өченче урынны Олы Мишә һәм Олы Мәтәскә урта мәктәбенең математика укытучылары Муллахмәтова Әлфирә Рәшит кызы һәм Закирова Айсылу Габдулла кызы яулады.

Җиңүчеләргә зона этабында уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев