Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Эшләрен комиссия карады

Бүген, ягъни 30 ноябрь көнне, орлыкчылык хуҗалыклары булып саналган җаваплылыклары чикләнгән “Игенче”, “Агролак” һәм “Алан” ширкәтләренең эшчәнлеген комиссия карады.

Комиссия составында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе Рамил Зиннәтуллин, “Элитные семена Татарстан” ширкәтенең Төньяк районнар буенча куратор Фәрит Галиуллин, “Россельхозцентр”ның төбәк бүлеге җитәкчесе урынбасары Рафис Хәбибуллин иһәм район бүлеге җитәкчесе Илдар Галиәхмәтов эшләде.

Азактан, җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте базасында комиссия әгъзалары һәм районыбыз агрономнары катнашында “Түгәрәк өстәл” үткәрелде. “Түгәрәк өстәл”дә йомгаклау сүзе белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов чыкты.

Комиссиянең эше турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев