Эшнең асылы - төгәллектә
Район башкарма комитетының юридик бүлек мөдире Юрий Емельяновның эш кабинетыннан беркайчан да кеше өзелеп тормый.
Авыл җирлекләре башлыклары, хакимият белгечләре һәм район халкы аңа һәрчак киңәш сорап, юридик документларны эшләү тәртибе Эшнең асылы - төгәллектә буенча мөрәҗәгать итә. Юрий Иванович Казан социаль юридик институтын тәмамлап, хезмәт юлын Балык Бистәсе районының җаваплылыгы чикләнгән “Казыли” агрофирмасында юрист булып башлый. 2010 елда аны туган ягына эшкә чакыралар. Белемле, тәҗрибәле, сабыр юрист райондашларыбыз арасында бик тиз үз кешегә әйләнә. “Безнең бүлекнең төп башкарган эше - район хакимияте, башкарма комитет документларын канунга туры китереп, халык мәнфәгатьләрен яклаудан гыйбарәт. Кануннарны тиешле дәрәҗәдә аңлату төп вазыйфабызга керә. Мөрәҗәгать иткән кешене, ул хаклымы, түгелме игътибар белән тыңлап, закон нәрсә таләп итә шуны аңлату зарур. Соңыннан кеше үзе нәрсә эшлисен үзе хәл итә”, - ди ул. Юридик бүлеккә күпчелек райондашларыбыз җир рәсмиләштерү, хезмәт стажы, күршеләр арасындагы низаглар буенча мөрәҗәгать итә икән. “ Х а к и м и я т т ә э ш л ә ү , җитәкчелекнең ышануы минем өчен мөһим. Хәл итеп бетерә алмаган сорауларны район прокуратурасы, министрлык белгечләре белән хәл итәбез”, - диде сөйләшү барышында Юрий Иванович. Алар бүген тормыш юлдашы белән өч бала үстерәләр. Якыннары аның җаваплы эшендә терәк булып тора.
Эльмира Котдусова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев