Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Фәрит Мөхәммәтшин Теләчедә ТР Рәисе һәм муниципаль депутатларны сайлаулар булачагы турында искәртте

Татарстан яңа сайлау циклына - ТР Рәисе һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлауларга әзерләнә.

Шуңа бәйле рәвештә сайлау кампаниясен тыныч һәм уңышлы режимда узуга ярдәм итә торган бурычларны хәл итәргә кирәк. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе һәм “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Теләче районына эш сәфәре барышында белдерде, дип хәбәр итә “Бердәм Россия” партиясенең матбугат хезмәте.

Теләче районы активистлары белән очрашуда Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, "Бердәм Россия" көнен уздыруның максаты - сайлаучылар арасында партиягә ышанычны ныгыту эше генә түгел, ә татарстанлыларга ярдәм оештыру да.

“Бердәм Россия” көненең йомгаклау өлешендә  партия билетлары һәм бүләкләре тапшырылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев