Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Фермерлар киңәште

Бүген, ягъни 30 ноябрь көнне, муниципаль район Советының утырышлар залында районыбыз фермерларының хисап-сайлау конференциясе булып үтте.

Муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фатхуллин җитәкчелегендә узган җыенда фермерлык хәрәкәтендәге уңышларны һәм борчыган мәсьәләләрне яктыртып,  район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов, “Гыйниятуллина А.С.” крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Айсинә Гыйниятуллина, район фермерлар асоциациясе җитәкчесе Рәфыйк Сәләхиев чыгыш ясады.

Азактан район фермерлары асоциациясенең яңа җитәкчесе һәм аның биш кешедән торган Президумы сайланды. Хәзер әлеге берлекне үзе дә фермерлык эшчәнлеге (җиләкләр үстерә) алып баручы Әнисә Илдус кызы Евдокимова (Теләче) җитәкләячәк. Президиум составына Тәбрис Галимбәков (Иске Җөри), Айсинә Гыйниятуллина (Олы Мишә), Булат Гафуров (Шәтке), Илдар Сафиуллин (Урта Мишә) һәм Гөлшат Садыйковалар (Олы Мәтәскә) кертелде. 

Конференция турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев