Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Фирзәр янә җиңүче

19 сентябрь көнне Арча районы Яңа Кырлай авылында “Ат көне” нә багышланган спорт чаралары узды.

Әлеге спорт бәйрәме  Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән  үткәрелде.   Спортчылар Татарстан, Мордовия, Чувашия, Башкортстан республикаларыннан, Төмән өлкәсеннән килгән. Татар токымлы атлар арасында “Аударыш” ярышын кертү килгән кунаклар арасында чараның үзенчәлеге буларак кабул ителде. (“Аударыш” — ул татар халкының борынгы, хәзерге заманда онытылган, атка атланып көрәшә торган уены) Ат арбасына авыр йөк төяп, тизлеккә чабышу бәйгесе һәм бизәлгән арбалар парады бәйрәмгә аерым ямь өстәде. “Ат көне”ндә район җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов һәм аның урынбасары Айрат Фатхуллин катнашты.  “Ат көне”нә  багышлап үткәрелгән  бәйгедә районыбыздан Фирзәр Гиниятуллин катнашып  беренче урынны яулады.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев