Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Гүзәл” кибете кабаттан үз ишекләрен ачты

Бүген, 1 июль көнне, капиталь ремонттан соң, район үзәгендә урнашкан “Гүзәл” кибете кабаттан үз ишекләрен ачты. Ул үзенең товарга байлыгы, муллыгы белән сокландырды.

Яңа кибет киштәләрендә  авыл кешесенә көн саен кирәк булган бөтен товарны  табарга була – яшелчә дисеңме, җиләк-җимеш, камыр ризыгыннан әзерләнгән әйберләр, сөт ризыклары - барсы да бар. "Кибетнең  ассортименты сатып алучыларның теләкләре нигезендә даими тулыландырылып, яңартылып  торачак", - диде кибет хуҗасы Энҗе Рифкать кызы Газизова.  Шулай ук, кибеткә килгән сатып-алучылар кайнар коймак белән сыйланды.

Зөлфия Ибраһимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев