Иң яхшы тәрбияче
Традиция буенча ел саен районның балалар бакчаларында иң яхшы тәрбиячене ачыклау йөзеннән һөнәри бәйге оештырыла. Быел тәрбиячеләр бәйгесе Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы базысында үтте һәм анда 6 педагог көч сынашты.
Һөнәри яктан үсү, аралашу, тәҗрибә уртаклашу, актуаль мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү белән отышлы әлеге бәйгеләр. Юкка гына яткан таш— мүкләнә, йөргән таш шомара, димәгәннәр. Мондый бәйгеләргә әзерләнгәндә кеше эзләнә, камилләшә.Бәйгедә катнашучыларны балаларга булган сөю берләштергән. Нәтиҗәдә Теләче 2нче балалар бакчасы тәрбиячесе Зиннатова И.Н.— „Ел тәрбиячесе” бәйгесенең муниципаль этабында җиңүче исеменә лаек булды, Теләче 3нче номерлы балалр бакчасы логопеды Шаймарданова М.Н.- 2 урынны алды, Теләче 1 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Сабирзянова Л.М.- 3урынга лаек булды. Җиңүчеләрне һәм бәйгедә катнашучыларны котлыйбыз һәм алга таба иҗади һәм һөнәри уңышлар телибез!
По традиции ежегодно в детских садах района проводятся профессиональный конкурс по выявлению лучших воспитателей. В этом году конкурс воспитателей прошел на базе Тюлячинского детского сада № 3, в нем приняли участие 6 педагогов. Конкурс -это успешность| профессионального роста, общения, обмена опытом, обсуждения актуальных вопросов. Не зря говорят, что под лежачий камень вода не течет. Готовясь к таким конкурсам, человек ищет и совершенствует себя. Всех участников конкурса конечно же объединяет любовь к детям. Итоги муниципального тура профессионального конкурса “Воспитатель года” : воспитатель Тюлячинского детского сада №2 Зиннатова И.Н.- заняла 1 место, логопед Тюлячинского детского сада № 3 Шаймарданова М. Н.- заняла 2 место, воспитатель Тюлячинского детского сада № 1 Сабирзянова Л. М. - заняла 3место. Поздравляем победителей и участников конкурса и желаем дальнейших творческих и профессиональных успехов!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев