Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны хезмәткәрләре янгын-тактик өйрәнүләр уздырды

22 ноябрь көнне районның җирле янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны хезмәткәрләре Ленин урамында урнашкан Теләче район үзәк хастаханәсендә янгын-тактик өйрәнүләр уздырды.

Өйрәнүләр тактикасы буенча хастаханәнең 1 нче катында янгын чыга.  Аның сәбәбе-электр чыбыклары яну, аннан соң бүлмәләр буенча янгын таралу. Автоматик янгын сигнализациясе һәм хәбәр итү системасы эшли башлый.  Шуның белән бергә кешеләрне  бинадан эвакуацияләү башлана. Янгын сакчылыгына янгын турында хәбәр килә. Янгын-коткару бүлекчәләре килү белән газ-төтен саклау хезмәте звенолары ярдәмендә коткару эшләре үткәрелә. Мондый өйрәнүләрнең төп максаты: кешеләрне эвакуацияләү һәм кешеләр күп була торган бинада янгын сүндерү буенча шәхси составның гамәлләрен өйрәнү.

    Бу өйрәнүләргә бәя кую максатыннан гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан  килгән вакәләтле җитәкчеләр күзәтчелек итте. Алар тарафыннан бу өйрәнүләргә югары бәя куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев