23 ноябрь 2022 яңалыклары
-
Янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны хезмәткәрләре янгын-тактик өйрәнүләр уздырды
22 ноябрь көнне районның җирле янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны хезмәткәрләре Ленин урамында урнашкан Теләче район үзәк хастаханәсендә янгын-тактик өйрәнүләр уздырды.
-
2023 елда яшәү минимумы артачак
Дәүләт Думасы 2023 елда яшәү минимумын арттыру турында закон проектын II укылышта кабул иткән. Яшәү минимумын фәкыйрьлек чиге буенча билгеләү күздә тотыла.
-
Муниципаль хезмәткәрләр командасы арасында өстәл теннисы буенча ярышлар узды
22-23 ноябрьдә Кукмара шәһәрендә Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре командалары арасында өстәл теннисы буенча ярышлар узды.
-
Мини – футбол буенча Татарстан Республикасының финал этабы
21 нче ноябрьдән 23 нче ноябрьгә кадәр Бөгелмә шәһәрендә балаларга өстәмә белем бирү педагогы Илнар Камил улы Нәҗметдиновның 2005-2006 нчы елгы яшүсмерләр командасы мини – футбол буенча Татарстан Республикасының финал этабында катнашты.
-
Мастер-класста балалар тукыма буенча төрле язу техникасы белән таныштылар
Әлеге мастер- класста Балалар сәнгать мәктәбенә йөрүче балалар төрле язу техникасы белән таныштылар.
-
Аналар көненә багышланган флешмоб үткәрелә
3-27 ноябрьдә “ВКонтакте” социаль челтәрендә флешмоб узачак. Анда әниеңнең иң матур фотосурәтен яки видеосын урнаштырып, дөньядагы иң газиз кешеңнең яратуы һәм кайгыртуының әһәмияте турында сөйләргә мөмкин. Очраклы саннар генераторы ярдәмендә сайлап алынган 10 кешегә Андрей Первозванный фондыннан кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.
-
Бозлы яңгыр вакытында иминлек чаралары турында искәртәләр
Синоптиклар фаразлавынча, 23-24 ноябрьдә Татарстанда урыны белән җепшек кар, бозлы яңгыр, юлларда бозлавык һәм кар көртләре көтелә.
-
Көзнең китәр вакыты җитте
Ачык типтагы “Татавтодор” акционерлык җәмгыятенең Теләче филиалы кышкы хезмәт режимына күчте.