Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Игенче» ЖЧШ дэ бортек суктыру техникасына карау уздыру

Техник карау уздыру буенча төзелгән еллык график нигезендә, районда булган бөртек суктыру техникасына мондый чаралар уздыру вакыты килеп җитте.

 1 июль көнне мондый чараның беренчесе «Игенче» ЖЧШ узды. Әлеге чарага   өч берәмлек техника әзерләнгән иде. Тикшерү барышында анда катнашучы затларның регистрация документлары, техникаларының төзеклеге һәм куллану вакытында куркынычсызлык таләпләренә җавап бирү мөмкинлекләре каралды. Чарада катнашучылар белән техниканы халәкәтсез куллану хакында профилактик әңгәмә уздырылды.

Техник карау нәтиҗәләре буенча, анда куелган барлык техникага да әлеге чараны узу хакында таныклык биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев