Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Игътибар: янгыннардан сак булыйк!

Гадәттәгечә, яз килү, бакча сезоны ачылу белән янгын хәле киеренке була бара - янгыннар саны арта. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре моны кешеләр ял итү урыннарына чыгулары, уяулыкны югалтулары, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозулары белән аңлата.

2022 елның 9 маена булган мәгълүматларга караганда, янгын куркынычы сезоны Рэсэй Федерациясенен 77 субъектында ачылган. Гадәттән тыш хәл режимы Курган өлкәсенең бөтен территориясендә һәм бер муниципаль берәмлектә - Хакасиядә кертелде. Илнең 49 төбәгендә янгынга каршы махсус режим гамәлдә. Авиалесохрана бәяләвенчә, Курган өлкәсендә, Алтай краенда, Красноярск краенда, Амур һәм Иркутск өлкәләрендә аеруча катлаулы хәл күзәтелә.

Иркутск һәм Омск өлкәләрендә янгыннар нәтиҗәсендә ике кеше, Кемерово өлкәсендә - дүрт кеше, Красноярск краенда - җиде кеше һәлак булган. Дистәләрчә кеше зыян күргән.

Янгыннарның сәбәпләре булып электр тапшыру линияләренен өзелүе, кыска ялганыш килеп чыгуы һәм ут белән саксыз эш итү тора. Янгыннарның тиз таралуына көчле җил дэ ярдәм иткэн, аның тизлеге секундына 40 метрга җиткэн. Ут 100 дән артык торак пунктка һәм бакчачылык ширкәтләренә зыян китергән.

Россия табигый территорияләрендә күпчелек янгыннарның чыганагы булып кеше тора. Шуңа күрә 2022 елгы янгын куркынычы сезонының нинди булачагына нәкъ менә кешеләрнең саклыгына (яки саксызлыгына) бәйле: 2010 елдагы кебек урманнарыбыз янырмы, әллә без һәлакәттән котылып калырбызмы. Әлбәттә, һава торышы белән китерергә мөмкин - әгәр җәй дымлы булса яки салкын булса, һәлакәтләрне илнең янгыннарга каршы көрәшкә әзерлеге югары дәрәҗәдә булганда булдырмаска мөмкин. Тик 2010 елдагы кебек бәхет елмаймаса - һәлакәт кабатланырга мөмкин. Шуңа күрә без, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, барлык кешеләргә мөрәҗәгать итэбез: Зинһар, урманнарда гына түгел, башка табигый территорияләрдә дә ут белән максималь сак булыгыз!

Күз алдыгызга китерегез әле, без хәзер дары мичкәсендә яшибез (бу хаклыкка бик якын тамаша булачак), һәр учак, ташланган шырпы яки тәмәке топчеклэре гаять зур янгыннар, урманнарның, торак пунктларның һәм кешеләрнең һәлак булуына китерергә мөмкин.

Бүгенге көндә Теләче муниципаль районы территориясендә булган янгыннар белән бәйле хәлләрне карасак, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, янгыннар саны һәм аларда кешеләр үлеме саны киму күзәтелә. Шулай итеп, 2021 елның 9 маена 7 янгын очрагы теркәлгән, быел 3 янгын булды. Узган ел һәм бүгенге көнгә кадәр янгыннарда кешеләрнең һәлак булуына юл куелмады.

 

Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча эчке эшләр министрлыгының янгын күзәтчелеге     буенча дәүләт инспекторы эчке эшләр хезмәте подполковнигы                                                     Л. М. Хәкимуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев