Ирешелгәннәр чик түгел
Быел “Баландыш” кооперативы савымчылары узган елны шушы чор белән чагыштырганда 1,5 тонна сөтне арттырып савуга ирешәләр. Узган елгы күрсәткечләргә караганда арттырып савылган сөт буенча да иң зур аерма аларда! Ул 135% тәшикл итә.
Мисал өчен, 20 май көнне әлеге кооператив уңганнарының көнлек тулаем савымы 6 тоннага җитте. Узган ел 8 августта җаваплылыгы чикләнгән “Теләче Агро” ширкәтеннән аерылып, мөстәкыйль хуҗалык булып яши башлаганда бу күрсәткеч 3,2 тонна гына иде. Күркәм күрсәткечнең артында ни ята соң? Әлбәттә, көндәлек тынгысыз хезмәт ята. 21 май көнне баландышлыларның үзләре янына - иртәнге савымга барып, әлеге уңышлары белән котлап кайттык.
-Игътибар белән беррәттән, куела торган хезмәтебезгә таләп тә артты. Җитәкчеләребез Самат белән Рөстәм Мөхәммәтшин, Марат Низамовларның фермага килми, хезмәт шартлары белән кызыксынмый калган көннәре юк. Март аенда суүткәргечләр, суэчергечләр яңа алыштырылды. Элеккеләре нык искергән, тишек торбалардан су агып утыра иде. Хәзер сыерларыбыз чиста су эчә. Электр үткәргечләре яңартылды, өстәмә лампочкалар эленде. Хәзер ферма эче бермә-бер якты. Җитәкчеләребез тарафыннан чисталыкка зур игътибар бирелә. Һәр җомга саен санитар көн үткәрелә. Бу көнне эштә куллана торган җиһазларны, коралларны юабыз, чистартабыз. Моннан тыш, сыерлар чисталыгына зур игътибар бирелә. Айга ике тапкыр контроль савым үткәрелә. Кыскасы, фермабызда әкренләп тәртип, дисциплина урнашып килә, - диделәр бертавыштан савымчы апалар, ханым һәм туташлар.
Тулырак "Теләче" газетасыннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев