Исереккә  диңгез  тубыктан…
Район яңалыклары

Исереккә диңгез тубыктан…

16 октябрьдән 29 октябрьгә кадәр республика, шул исәптән районыбыз юлларында “Исерек машина йөртүче” дип исемләнгән профилактик чара булып үтте. Акция республика юлларында аварияләрне киметү, исерек машина йөртүчеләр аркасында килеп чыгучы һәлакәтләрне кисәтү һәм юл кагыйдәләрен тупас бозуларны булдырмау максатыннан үткәрелде.

Транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә итү - юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның иң куркыныч очракларының берсе. Алкоголь һәмнаркотиклар кулланып исергән хәлдә машина йөртүче юлдагы вәзгыятьне вакытында һәм тиешенчә бәяләү, аның үзгәрүенә дөрес реакция бирү, куркынычсыз тизлекне дистанцияне саклау сәләтен югалта. Юкка гына халкыбыз әйтемендә: “Исереккә диңгез тубыктан” диелми. Мондый сәфәрләрнең азагы еш кына машина йөртүченең үзе, пассажирлар,җәяүлеләр башка юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен дә фаҗигале тәмамланырга мөмкин.
 
Җинаятькә тиң әлеге гамәл өчен нинди җаваплылык карала соң? Бу хакта без юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең район бүлеге җитәкчесе, полиция майоры Илнур Кәримуллиннан сораштык.
 
- Транспорт чарасы белән исерек халдә идарә иткән өчен Россия Федерациясе Административ Хокук бозулар Кодексының 12.8 һәм 12.26 маддәләренең беренче өлешләре нигезендә 1,5 елдан 2 елга кадәр транспорт чарасы белән идарә итү хокуыннан мәхрүм итү һәм 45 мең сум күләмендә штрафка тарту каралган. Транспорт чарасы белән кабат исерек хәлдә идарә итүче суд карары нигезендә 300 мең сумга кадәр штрафка тартылырга, 480 сәгать мәҗбүри эшкә яки 2 елга кадәр иректән мәхрүм ителергә мөмкин. Моннан тыш, гаепле кешенең транспорт чарасы, судның гаепләү карары нигезендә конфискацияләнә. Агымдагы елның тугыз аенда инспекторларыбыз тарафыннан 40 кеше исерек хәлдә машина белән идарә иткәне өчен тоткарланды, боларга “Исерек машина йөртүче” акциясе барышында тагын өч исерек хәлдә машина белән идарә итү очрагы өстәлде. Исереклек билгеләре булган кешенең руль артына утыруына яисә транспорт чарасы белән идарә итүенә шаһит булган очракта, бу хакта кичекмәстән 112, 02 яки 8(845) 5555888 номерлары буенча полициягә хәбәр итәргә кирәк.
 
Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең район бүлеге хезмәткәрләре
гражданнарны руль артында эчкечелек проблемасына битараф калмаска чакыра!
 

Нет комментариев