Рөстәм Миңнехановны Лаоста җирле пионерлар каршы алды
В республике

Рөстәм Миңнехановны Лаоста җирле пионерлар каршы алды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Лаоска килде. Очып килүгә аны җирле пионерлар каршы алды, дип хәбәр итте ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

"Лаоста өйдәге кебек! Пионерлар каршы ала, русча сөйләшә", - дип язган Галимова.

Лаос Премьер-министры урынбасары, финанс министры, Сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Лаос Хөкүмәтара комиссиясенең Лаос өлеше рәисе Сантипхаб Фомвихан шулай ук Рөстәм Миңнехановка Плеханов институтында укыганы турында сөйләде.

"Соңгы тапкыр анда Россиядә булдык, заманнарны искә төшердек", - диде ул.

 


Нет комментариев