Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Изге эшкә коронавирус комачау итми

Коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә республикада яшәүче ярдәмгә мохтаҗ өлкән кешеләргә азык-төлек җыелмасы тарата башладылар.

Җыелма хәйриячеләр акчасына әзерләнә һәм түләүсез бирелә. Шушы көннәрдә “Туган авыл” кафесы җитәкчесе Рифкать Шәфыйков һәм аның якыннары  да ярдәмгә мохтажларның күңелен күрде. Алар Теләче авылының “Ихлас”  мәчете янында  күчмә мичтә коймак пешерде.

 
Рифкать абый үзенең изге ниятен Теләче авыл җирлеге башлыгы Илдар Мараковка җиткерә. Җирлек башлыгы әлеге фикерне хуплый. Алар бүген  волонтерлар ярдәме белән  урын өстендә ятучы һәм  дә физик  мөмкинлеге чикләнгән 18 кешегә  махсус  тәлинкә белән  коймак, бал һәм чәк-чәк өләште. Изге эшкә  коронавирус инфекциясе дә комачау итми икән. Якын-тирәбездә ярдәмгә мохтаҗларга битараф булмасак иде. Мондый вакытта ничек булдыра алабыз, шулай ярдәм кулы сузыйк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев